(22 март, 2016 ел) Яр Чаллының “Мастеровые” театры Казанга гастрольләргә җыена. Алар тамашачыларга 4 спектакль тәкъдим итәргә ниятли.
Казанлылар һәм Татарстан башкаласы тамашачысы А. Кристиның “Свидетель обвинения”, Н. Некрасовның “Осенняя скука”, М. Горькийның “Васса Железнова” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Васса”, Дэвид Линдси-Эберның “Кроличья нора” спектакльләрен тамаша кыла алачак.
Спектакльләр Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә уйналачак.
15 апрель көнне, гастрольләр алдыннан, “Мастеровые” театрының баш режиссеры Денис Хөснияров һәм директоры Армандо Диамантэ һәм театрның әйдәп баручы артистлары катнашында матбугат конференциясе уздыру планлаштырыла, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.