(19 апреля 2016) Быел Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеен Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге төрледән-төрле чаралар белән каршы алды.
Апрель, гомумән, Чаллы китапханәсендә шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын, әдәби мирасын яктыртучы “Без – Тукайлы халык” исемле айлык буларак уза. Шәһәр халкы Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегенең уку залында оештырылган китап күргәзмәсендә шагыйрьнең үлемсез әсәрләре, фотоальбомнары, шигырьләренә язылган музыкаль әсәрләре, иҗади геройларына багышланган гамәли-сәнгать әсәрләре белән таныша ала.
Иң күңеллесе – быел китапханә каршындагы мәйданчыкта “Һәр буынга яшьтәш Тукай” дип аталган республикакүләм флешмоб үткәрелде. Әлеге масштаблы акцияне оештыруга “Таттелеком” компаниясенең Чаллы элемтә үзәге, “Сәләт-Чаллы” балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмасы, 15нче Балалар иҗат йорты, 10нчы һәм 20нче мәктәпләре булды. Казан шәһәреннән һәм Тукай районыннан да кунаклар килде.
Әйтергә кирәк, бу флешмобта катнашучы 130 кеше “ТУКАЙ” сүзенә һәм “130” санына тезелеп басты. Егетләр һәм кызлар, ханымнар һәм әфәнделәр кулларында Тукайның китапларын һәм портретларын тоткан иде, һәм, әлбәттә, бу урамнан үтеп баручыларның игътибарын җәлеп итте. Шулай итеп, бүтән кешеләр дә әлеге акциягә килеп кушылды. Аннан соң һавага 130 данә төсле шарлар очырылды.
Флешмоб кысаларында Чаллы язучылары һәм шигърият сөючеләр тарафыннан Тукайның шигырьләре укылды. Барлык катнашучылар бергәләшеп танылган “Туган тел” җырын башкарды. Тукай әсәрләренә язылган төрле музыкаль композицияләргә биюләр дә тәкъдим ителде. Бәйрәмдә шагыйрьнең әкият персонажларын очратырга һәм алар белән истәлеккә фотога төшәргә дә мөмкин иде.