(8 июль, 2016 ел) Күннән татар бизәкле сумкалар, янчыклар, муенсалар, чәч каптыргычлар һәм башка кул эшләнмәләре ясаучы Алсу Мусавирова киләчәктә татар милли гравюралары булдыру хыялы белән яши.
Шушы көннәрдә ул В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академик сәнгать институтының “Графика” бүлеген тәмамлап, рәссам-график дипломын алган.
Алсу – тумышы белән Яр Чаллы кызы. Башта Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының декоратив кулланма сәнгать бүлегендә белем алган.
“Бу эш белән чагыштырмача күптән түгел – узган ел ахырында гына шөгыльләнә башласам да, әлеге юнәлешкә карата кызыксыну училищеда укыган чорда ук укытучыбыз Әлфия Җәмилова тырышлыгы белән уянды. Институтта халыкчанлык кабат үзенә тартты – күннән татар милли бизәкләре төшерелгән эшләнмәләр ясауга керештем”, – дип сөйләде ул.
Күн мозаикасы – татар халкының борынгыдан килгән кабатланмас сәнгате. Күн кисәкләрен тоташтырып, катлаулы бизәк тудыру ысулын “Казан җөе” дип атыйлар. Алсу ясый торган кул эшләнмәләре нәкъ менә шушы техника белән башкарыла. Эш барышында ул Фуад Вәлиевнең татар халкы орнаментларын туплаган китабыннан алынган үрнәкләрне файдалана, аларның кайберләрен заманчалаштырып, бизәкләргә яңа сулыш өрә.
Күн – шактый катлаулы материал, аны эшкәртү авыр түгелме дигән сорауга ул: “Билгеле, һәр эшнең үз авырлыгы бар, әмма өйрәнсәң, – ә мине училищеда моңа бик яхшы өйрәттеләр, – барлык авырлыкларны җиңеп була”, – диде. Күннән бер чәч каптыргычын ясауга, гадәттә, 4-5 сәгать вакыт китә.
Алсу Мөсәвирова татарларның традицион күн мозаикасы техникасын кулланып, паннолар да эшли. Үзенең “Михраб” дип аталган панносы белән күптән түгел Казанда үткәрелгән Баки Урманче исемендәге республика күргәзмәсендә катнашкан. Аның шамаилләре исә былтыр “Гаиләм шамаиле” Бөтенроссия күргәзмәсендә тәкъдим ителгән булган.
Чын күнгә бәя артканлыктан, әйберләрнең хаклары да арзан түгел. Әйтик, чәч каптыргычы мең сум тирәсе тора, кечкенә түгәрәк сумкалар – 2,5 мең сум. Ихтыяҗ әллә ни зур булмаса да, алучылар бар. Кул эшләнмәләрен интернеттан кабул ителгән заказлар буенча гына сатам, дип сөйләде Алсу Мөсәвирова.
Аерым остаханәсе булмаганлыктан, аңа күнне өйдә эшкәртергә туры килә, ә материалны ябыштыру өчен кулланыла торган клей исе бик зәһәр. Шуңа күрә Алсу быел РФ Рәссамнар берлегенә кереп, остаханәгә дәгъва кылырга һәм бүген эшли торган юнәлеш белән ныклап шөгыльләнә башларга ниятли. Грантларда катнашып карау теләге дә бар. Останың үзен яңа юнәлешләрдә сыныйсы килә: якын арада татар читеге ясап карарга планлаштыра. Аның фикеренчә, бүген халкыбызның милли сәнгать төрләрен үстерергә кирәк. Алсу теләге һәм мөмкинлеге булган һәркемне бу эшкә алынып, үз бизнесын булдырырга чакырды.