Татарстан керәшеннәре Башкортстанның Бакалы районында булдылар. Сәфәрләренең сәбәбе VI төбәкара Троицкий фольклор коллективлары фестивалендә катнашу. Әлеге фестиваль Бөгәбаш Изге Ана-Одигитрия хатын-кызлар монастыре территориясендә уздырылды.
Фестиваль Башкортостан территориясендә яшәүче халыкларның традицион мәдәниятен үстерү һәм аларга ярдәм итү, милләтара дуслыкны ныгыту, халык традицияләрен торгызу һәм саклау максатларында уздырыла.
Фестивальдә Татарстаннан республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, үзәкнең мәгълүмати-методик тәэмин итү бүлеге мөдире Ирина Муллина, Мамадыш районының Дүсмәт авылыннан «Җиңгәчәйләр» халык фольклор коллективы, Чаллы шәһәренең «Карендешләр» халык фольклор ансамбле катнашты.
«Бик җылы, халыкчан чара иде бу. Хатын-кызлар монастыре территориясендә беренче тапкыр уздырылды. Анда саклана торган тәренең табылган вакыты нәкъ шушы көнгә – 10 августка туры килә. Ул – таштан кисеп ясалган үзенчәлекле тәре. Аны бик могҗизалы, диләр. Үзенең теләкләре белән мөрәҗәгать иткән һәркемнең сораганы тормышка аша икән. Монастырь 1915 елда ачылган булган, аннан замана таләбе буенча ябылып торган. 2007 елда яңадан торгызу эшләрен башлап җибәргәннәр. Бу эштә Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның хатыны Каринэ Хәбирова зур булышлык күрсәтә икән. Быел фестивальдә ул үзе катнаша алмады. Монастырьнең эчендә берничә храм бар. Башлап җибәргәндә, Бакалы районының владыкасы Никон килде, священниклар литургия үткәрделәр. Соңрак, төрле милләт подворьеларын карап йөрдек. Анда кул осталарының, умартачыларның күргәзмәләре бар иде. Һәрберсе җырлар белән каршы алып, үз һөнәрен, осталыгын күрсәтте. Мили ризыклар белән сыйладылар. Бакалы админстрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Олег Ефимов чыгыш ясады. Мондый очрашулар халкыбыз йолаларын тагын да тирәнтен өйрәнү, үзара тәҗрибә уртаклашу өчен бик кирәк дигән фикергә килдек», – диде Ирина Айдаровна.
Әлеге фестивальдә Башкортстанның үзеннән Бакалы, Шаран, Чакмагыш, Туймазы, Илеш районнарыннан, безнең Татарстаннан һәм Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районыннан фольклор коллективлары чыгыш ясаган.